Хыялда син (Мин сине эзлим һәркайда)

Төшләремдә бик еш киләсең син,
Елмайганыңны һәрчак күрәм.
Алсу таңда сине эзләп, бәгърем,
Бергә йөргән болынга киләм.

Мин сине, мин сине эзлим һәркайда,
Син генә, син генә сизмисең әле.
Ышанам, ышанам, очрашырбыз без,
Беләмен, көтәмен, түзәмен әле.

Күрәм сине җирдә, чәчәкләрдә,
Үләндәге тамчы, гөлләрдә.
Миңа карап күз кысасың кебек
Урамнардан узган чакларда.

Мин сине, мин сине эзлим һәркайда,
Син генә, син генә сизмисең әле.
Ышанам, ышанам, очрашырбыз без,
Беләмен, көтәмен, түзәмен әле.

Син яшисең әле тик хыялда,
Йолдыздай бер кабынырсыңмы?
Ялгыз таңнар инде күптән атты,
Ә син, иркәм, табылырсыңмы?

Мин сине, мин сине эзлим һәркайда,
Син генә, син генә сизмисең әле.
Ышанам, ышанам, очрашырбыз без,
Беләмен, көтәмен, түзәмен әле.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »