Соңгы озату

Категория: көе сүзләре

Мин юлларга китәм инде …
Юлларга китәм инде.
Син беләсең кайтмасымны,
Мин беләм көтәреңне.

Елмаеп кул болгап калдың,
Кузгалмый озак тордың…
Бу минем соңгы китүем,
Бу — соңгы озатуың.

Китеп бардым. Көтеп калдың.
Аралар еракланды.
Еламадык. Араларда
Мәхәббәт елап калды.

Мин китәмен, син каласың,
Кемгә калырсың инде?!
Кемгә калсаң да, барыбер
Көлгә калырсың инде.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »