Аерылган саен ныграк
Якыная безнең ара.
Табышсак та кавышалмый
Гомерләр үтеп бара.
Тузганаклар, тузганаклар,
Чәчәк булып үсте алар.
Тузганаклар буш хыяллар,
Җилгә тузып очты алар.
Бер туктаусыз агылалар
Йөрәктәге яраларга.
Әрнеп янган җанны үртәп
Ятлар керә араларга.
Тузганаклар, тузганаклар,
Чәчәк булып үсте алар.
Тузганаклар буш хыяллар,
Җилгә тузып очты алар.
Тузганаклы ак аланга
Тагын киләм күрешергә
Язмасын ла бәхетемне
Ятлар белән бүлешергә.
Тузганаклар, тузганаклар,
Чәчәк булып үсте алар.
Тузганаклар буш хыяллар,
Җилгә тузып очты алар.
Варианты песни
Добавлено Almaz в ПТ, 19/12/2025 - 00:41
«
»