Сөйгән яр (өченче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Безне күк яртышар яратҡан,
«Үҙ парын тапсын!» — дип тараткан.
Ялгышмый табарга тиңеңне
Бу җиргә индергән сөюне.

Әлдә бу җирләрдә сөю бар,
«Бердән-бер ярым син!» — дию бар,
Китсәң дә сөйгән яр, әйтеп кит,
Ялгызым калдырма, алып кит!
Китсәң дә сөйгән яр, әйтеп кит,
Ялгызым калдырма, алып кит!

Мәшәкать, борчудан чарасыз,
Өшеткән сине иркә, назсыз.
Гафу ит, булып та мин барын,
Булмасам кайчак назлы ярым.

Әлдә бу җирләрдә сөю бар,
«Бердән-бер парым син!» — дию бар,
Китсәң дә сөйгән яр, әйтеп кит,
Ялгызым калдырма, алып кит!
Китсәң дә сөйгән яр, әйтеп кит,
Ялгызым калдырма, алып кит!

Безне күк яртышар яратҡан,
«Үҙ парын тапсын!» — дип тараткан.
Аермасын язмыш ялгышлар
Син миңа язган бердән-бер пар.

Әлдә бу җирләрдә сөю бар,
«Бердән-бер ярым син!» — дию бар,
Китсәң дә сөйгән яр, әйтеп кит,
Ялгызым калдырма, алып кит!
Китсәң дә сөйгән яр, әйтеп кит,
Ялгызым калдырма, алып кит!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »