Мин булырмын

Иртән иртүк тәрәзәңә
Ал кояшның нуры төшсә,
Әкрен генә йомшак кына
Таңнын җилләре иссә:

Мин булырмын, мин булырмын,
Нур булып уйнаганда,
Мин булырмын, таңнарыңда
Кош булып сайраганда.

Синең өчен чишмәләрнең
Уртлап алам көмеш суын.
Сөюем белән басармын
Йөрәгемнең ярсуын.

Мин булырмын, мин булырмын,
Нур булып уйнаганда,
Мин булырмын, таңнарыңда
Кош булып сайраганда.

Бер моң булып, дулкын булып,
Кагыламын йөрәгеңә.
Күләгәләй сарылам да
Төшәмен эзләреңә.

Мин булырмын, мин булырмын,
Нур булып уйнаганда,
Мин булырмын, таңнарыңда
Кош булып сайраганда.
Тик син мине танырсыңмы
Кош булып сайраганда?

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »