Каенкаем (икенче вариант)

Каенкаем, нигә шулай
Боегасың?
Авыр уйга чумган кебек
Тоеласың?

Күңелеңне сагышларың
Газаплыймы?
Шуңа җаның бу тормыштан
Ямь тапмыймы?

Каенкаем, бар кайгыңны
Алып ташла.
Синең янда минем якты
Хисем таша.

Яшел тәңкә яфракларың
Чыңлап (җырлап) торсын.
Инңнәреңә чут-чут сайрар
Кошлар кунсын.

Каен — кайгы, дисәләр дә,
Һич ышанма.
Тирә-яҡҡа шатлык өстәп,
Ярсып шаула.

Сандугачлар бер-беренә
Сер ачканда,
Әйләнәек икәүләшеп
Киң акланда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »