Бу дөньяның була төрле чагы,
Әле шатлык, әле сагышы.
Шул чагында булсын сөйгән ярың,
Ышанычың, гомер терәгең!
Шул чагында булсын сөйгән ярың,
Ышанычың, гомер терәгең!
Кай вакытта була шундый чаклар —
Яшәүләрдән өмет өзелә!
Ягымлы сүз, якты караш күрсәң
Әй, дусларым күңел сөенә!
Ягымлы сүз, якты караш күрсәң
Әй, дусларым күңел сөенә!
Кеше гомеләре, әй, бик кыска,
Тормыш юлларым да — сикәлтә!
Шул юлларны (юллардан) җиңел үтәр өчен
Татулыкка дуслар ни җитә?!
Шул юлларны җиңел үтәр өчен
Татулыкка дуслар ни җитә?!
Тату тормыш, җылы карашыңны
Һич тә жәлләмә син, дускаем!
Рәхимсезлек, дөнья аклыкларын
Сабырлыклар белән үткәр син!
Бүгенгедәй һәрчак ягымлы бул,
Кайгы-хәсрәт һичбер күрмә син!
Миңа (безгә) булган изгелегең өчен
Айдай балкып, озак яшә син!
Әй, син язмыш, гел шаярма шулай,
Минем әле җырлар җырым бар!
Алып китмә язмыш, берүк сакла, / Сакла, язмыш, алып китә күрмә /
Балаларым, сөйгән ярымнан! / Балаларым, якын дуслардан! /
Алып китмә язмыш, берүк сакла,
Балаларым, сөйгән ярымнан!
Сакла мине (безне), сакла ,әй, Аллам!