Янып яшик әле

Син — тоташ наз, мин — тоташ моң,
Кабатланмый торган җыр.
Бу янулар дөньялыкта,
Бәлки, соңгы янудыр.

Бәлки яшьлеккә кайтудыр,
Яңадан кабынудыр.
Минсез үткән, синсез үткән
Елларны сагынудыр.

Яныйк әле, дөрләп яныйк,
Кемнәр янып китмәгән.
Синдә наз бар, миндә наз бар,
Димәк, язлар үтмәгән.

Янып калыйк тагын бер кат
Без сөю учагында.
Син — тоташ наз, мин — тоташ моң,
Тирбәләм кочагыңда.

Бәхет диңгезен кичәрлек
Дәрман бездә бетмәгән.
Сагышлардан саргайтучы
Көзләр әле җитмәгән.

Янып калыйк тагын бер кат
Без сөю учагында.
Син — тоташ наз, мин — тоташ моң,
Тирбәләм кочагыңда.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »