Ак чәчәкләр (алтынчы вариант)

Категория: көе сүзләре

Ак балан чәчәген өздем,
Нигә өздем, кем өчен?
Кулдымда чәчәкләр күргәч,
Үзгәрде синең төсең.
Кулдымда чәчәкләр күргәч,
Үзгәрде синең төсең.

Йөзләреңә төште, ахыры,
Акылыгы гөлләремнең , —
Кулымдагы чәчәкләргә
Карадың да син тындың.
Кулымдагы чәчәкләргә
Карадың да син тындың.

Уйлыйсыңдыр син аларның
Гомере кыска икәнен,
Ләкин бел: сиңа дигәне
Йөрәгемдә үскәнен.
Ләкин бел: сиңа дигәне
Йөрәгемдә үскәнен.

Голосов пока нет
« »