Ак чәчәкләр — ак йолдызлар
Калды сихри төннәремдә.
Син чакырсаң, чакыр мине
Ак чәчәкле көннәремә.
Ромашкалар… Ромашкалар…
Мәхәббәтем, син кайда?
Ак бәхетем торып калган
Ак чәчәкле тугайларда.
Әйтә алмадым кебек һаман
Иң кадерле сүзләремне.
Шул чәчәкләр арасында
Үрәм гашыйк сүзләреңне.
Ромашкалар… Ромашкалар…
Мәхәббәтем, син кайда?
Ак бәхетем торып калган
Ак чәчәкле тугайларда.
Көндә сагынам иркәм сине,
Синең назлы карашыңны.
Күңелеңдә алып кил син
Минем бәхет кояшымны.
Ромашкалар… Ромашкалар…
Мәхәббәтем, син кайда?
Ак бәхетем торып калган
Ак чәчәкле тугайларда.
Бу җыр Роза Аккучукова репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 21/12/2025 - 12:59
«
»