Бүген

Категория: көе сүзләре

Таңым сызылып атса иртәмдә,
Ятлар кушсалар нидер көтәргә.
Көтәргә теләк юктыр тамчы да,
Бүген ашкына күңел бар(ы)сына.

Ике яшәргә беркем килмәгән,
Гомер санаулы, ике бирмәгән.
Әллә шуңамы, көчләр ташыган,
Яшәп калырга бүген ашыгам.

Сабыр канаты сынды тумыштан,
Гафу сорарга бүген тырышам.
Җылы сүзләргә юлны ярам да
Читләр ялгышын телим аңларга.

Ике яшәргә беркем килмәгән,
Гомер санаулы, ике бирмәгән.
Әллә шуңамы, көчләр ташыган,
Яшәп калырга бүген ашыгам.

Нәрсә буласы алда томанлы,
Билгесез хисләр бүлә уйларны.
Бүген яратып соңга калмаска,
Гомер сәгате көн дә аңлата.

Ике яшәргә беркем килмәгән,
Гомер санаулы, ике бирмәгән.
Әллә шуңамы, көчләр ташыган,
Яшәп калырга бүген ашыгам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »