Тәрәзәдән күреп миләшләрне,
Килә, дидең, әнкәй, кабасым.
Белмәдем шул шушы миләшләрнең
Йөрәгемә яра саласын.
Кызыл миләшләрне алып кабам,
Тоймыйм, әнкәй, миләш ачысын.
Кире борып язмыш арбаларын,
Кайтарырга иде барысын.
Коймый, әнкәй, һаман миләшкәең,
Карга төреп саклый җимешен.
Онытылып сиңа бирергә дип,
Өзеп алам миләш тәлгәшен.
Кызыл миләшләрне алып кабам,
Тоймыйм, әнкәй, миләш ачысын.
Кире борып язмыш арбаларын,
Кайтарырга иде барысын.
Узар кышлар, җитәр ямьле язлар,
Яшь бөреләр кабат яралыр.
Кызыл миләш тәлгәшләрен күреп,
Моңсу хисләр кабат яңарыр.
Кызыл миләшләрне алып кабам,
Тоймыйм, әнкәй, миләш ачысын.
Кире борып язмыш арбаларын,
Кайтарырга иде барысын.
