Йозак (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Бердәнбер көн тапшырганда
Ышанычлы кулларга
Йөрәкнең ачкычларын.
Җирдә гомер итүләре,
Җиңел була менүләре
Тормышның баскычларын.

Йөрәгемнең ачкычлары
Үземдә дип сөенмә!
Нишләрсең соң башка төрле
Бик куйсам ишегенә?
Әгәр, әгәр шул йозагын
Алмаштырсам иртәгә?

Ә бер көнне кулларыңда
Ярый торган йозагына
Тапмасаң ачкычларың,
Югалткач кына аңларсың,
Ялгызы үтә алмасын
Борма гомер юлларын.

Йөрәгемнең ачкычлары
Үземдә дип сөенмә!
Нишләрсең соң башка төрле
Бик куйсам ишегенә?
Әгәр, әгәр шул йозагын
Алмаштырсам иртәгә?

Варианты песни

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »