Син дип кенә (икенче вариант)

Әллә сөясең, әллә сөймисең,
Нигә гел шулай сорап йөрисең.
Бәлки, сөямдер, бәлки, сөймимдер,
Бәлки, уйнап мин көлеп йөримдер.

Син дип кенә, син дип кенә,
Син дип кенә җан атам.
Алсу гөлем, бердәнберем,
Сине генә яратам.

Назлы кояшым, җаным-җанашым,
Үзем сайлаган гомер юлдашым.
Үпкәли күрмә, бәлки, дигәнгә,
Шаяртып әйттем өзелеп сөйгәнгә.

Син дип кенә, син дип кенә,
Син дип кенә җан атам.
Алсу гөлем, бердәнберем,
Сине генә яратам.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »