Ярны ташламагыз

Алмаларның иртә өлгергәне,
Соң өлгерә торган төре бар.
Һәрбер алмагачның үз алмасы,
Һәр йөрәкнең яш(е)рен сере бар.

Майда чәчәк аткан алмагачның
Алмалары пешми көзләрсез.
Яшьли сөйгән ярны ташламагыз,
Аннан гомер буе эзләрсез.

Чишмәләргә төшеп су эчсәгез,
Тешне камаштырыр салкыны.
Кулыгызны ятка сузмагыз сез,
Бакыр була ятның алтыны.

Майда чәчәк аткан алмагачның
Алмалары пешми көзләрсез.
Яшьли сөйгән ярны ташламагыз,
Аннан гомер буе эзләрсез.

Язлар белән көзләр арасында
Алма пешә торган җәйләр бар.
Уфтанмагыз көзләр җитә диеп,
Кышлардан соң тагын майлар бар.

Майда чәчәк аткан алмагачның
Алмалары пешми көзләрсез.
Яшьли сөйгән ярны ташламагыз,
Аннан гомер буе эзләрсез.

Яшьли сөйгән ярны ташламагыз,
Аннан гомер буе эзләрсез,
Аннан гомер буе эзләрсез…

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »