Исертәсең

Татлы хисләр кичертәсең,
Син бит мине исертәсең.
Көн-төн генә җитмәгәчтен,
Уйлыйм сине кич-иртәсен.
Уйлап кына туктап калмыйм,
Сине күрәм төшләремдә.
Син булганга Илаһыма
Рәхмәт укыйм эчтән генә.

Назлап әйткән сөю сүзен
Килә синнән ишетәсем.
Татлы хисләр кичертәсең,
Син бит мине исертәсең.

Онытмамын сине мәңге,
Син булганга тормыш ямьле.
Салкын, бозлы кышларда да
Туйдыртучы син бит җәйне.
Күптән назга сусагансың,
Синең янда мин бик кыю.
Көтеп алган тансык шатлык —
Сине кочагымда тою.

Назлап әйткән сөю сүзен
Килә синнән ишетәсем.
Татлы хисләр кичертәсең,
Син бит мине исертәсең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »