Юлыма чыгасың, кулларың сузасың,
Сагындым туганкай, дисең дә.
Онытылмай назларың, яшьлегем язлары,
Исемдә, исемдә, исемдә.
Онытылмай назларың, яшьлегем язлары,
Исемдә, исемдә, исемдә.
Шелтәле карама, ят керде арага,
Сагынам һаман мин, мин генә.
Катлаулы язмышым, иң тәмле сагышым,
Син генә, син генә, син генә.
Катлаулы язмышым, иң тәмле сагышым,
Син генә, син генә, син генә.
Гомерләр үтсә дә, көзләрем җитсә дә,
Көзләрне яз иткән нурым син.
Сүнсәм дә сүрелмәс, үлсәм дә тоташ
Җырым син, җырым син, җырым син.
Сүнсәм дә сүрелмәс, үлсәм дә тоташ
Җырым син, җырым син, җырым син.
Сүнсәм дә сүрелмәс, үлсәм дә тоташ,
Җырым син, җырым син, җырым син.
Җырым син, җырым син, җырым син…