Онытырсың диеп, китеп бардың,
Ә мин сине шундый сагынам.
Бер күрергә зар интизар чакта
Шушы сагынуга табынам,
Шушы сагынуга табынам.
Еллар гына оныттыра алмый,
Ут сүнмәде өмет учагында.
Синең килер көннәреңне көтеп,
Яшим әле сагыш кочагында.
Сагынулар кочагында яшим,
Үткәннәрне уйлап җылынам.
Дәва тапмый җаным, әрнегәндә
Сагынуга барып сыенам,
Сагынуга барып сыенам.
Еллар гына оныттыра алмый,
Ут сүнмәде өмет учагында.
Синең килер көннәреңне көтеп,
Яшим әле сагыш кочагында.
Сагышы да татлы бу сөюнең,
Ышанмыйсың никтер сүземә.
Татлы сагышымның бер тамчысын
Бүлеп бирер идем үзеңә,
Бүлеп бирер идем үзеңә.
Еллар гына оныттыра алмый,
Ут сүнмәде өмет учагында.
Синең килер көннәреңне көтеп,
Яшим әле сагыш кочагында.
Синең килер көннәреңне көтеп,
Яшим әле сагыш кочагында…
Яшим әле сагыш кочагында…
