Кошларга

Һаваларда очкан кошкайларның
Күңелле икән шаулап үтүе.
Авыр икән, дуслар, сөйгән ярны озату,
Тагы да авыр сагынып көтүе.

Һаваларда очкан кошкайларым,
Сәламнәрем җитсен иркәмә.
Мәхәббәтем көчле — янган утлар төсле,
Сүнмәс алар кичен-иртән дә.

Һаваларда очкан кошкайларым,
Аңлатыгыз сагынып көтүем;
Аны уйлый-уйлый, күзем йокы алмый
Йокысыз төннәрем үтүен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (23 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »