Узгынчы җил

Узгынчы җил булып сөеп үттең,
Җилләр тынды, йөрәк тынмады.
Җил туздырган күңел пәрдәләрен
Төннәр буе сагыш тырнады.

Җәйге җилдәй җылы йомшак кулың,
Көзге җилдәй өздең үзәкне.
Җилгә чәчтең янар хисләремне,
Телмәсеннәр әле йөрәкне.

Җилләр кебек уйнак булды хисең,
Очып йөрдең, әмма кунмадың.
Уйнак җилгә болын, күкләр кирәк,
Тар чикләргә җаның сыймады.

Җәйге җилдәй җылы йомшак кулың,
Көзге җилдәй өздең үзәкне.
Җилгә чәчтең янар хисләремне,
Телмәсеннәр әле йөрәкне.

Узгынчы җил сызып узып китте,
Минем сөю генә үтмәде.
Давылларга каршы торган идем,
Уйнак җилгә көчем җитмәде.

Җәйге җилдәй җылы йомшак кулың,
Көзге җилдәй өздең үзәкне.
Җилгә чәчтең янар хисләремне,
Телмәсеннәр әле йөрәкне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »