Яңа ел ул хыял кебек.
Төрле төсләрдә балкый.
Киләчәккә илткән канат
Хыял бит гомер бакый.
Җем-җем килә шатланышып,
Яшел чыршыда утлар.
Могҗизалы бер мизгел ул,
Ел алмашкан минутлар.
Яңа ел ул өмет кебек,
Ап-ак кына, саф кына.
Өметләрдән дә өзелмик
Сүрелсә дә чак кына.
Җем-җем килә шатланышып,
Яшел чыршыда утлар.
Могҗизалы бер мизгел ул,
Ел алмашкан минутлар.
Яңа ел ул бәхет кебек,
Нурга төренеп килә.
Бөтен дөнья яңарганда
Телик без бәхет кенә!
Җем-җем килә шатланышып,
Яшел чыршыда утлар.
Могҗизалы бер мизгел ул,
Ел алмашкан минутлар.
Бу җыр Сүрия Гыймалова репертуарында бар
Добавлено Almaz в ЧТ, 25/12/2025 - 13:50
«
»