Озатып та иске елны
Яңа ел килә җиргә.
Бәрәмнәрнең дә иң зурысын
Каршы алыйк әйдә бергә!
Ап-ак карга күмеп тирә яҡны,
Бәскә биләп агач, куакны,
Карсылу белән кыш бабай
Өр яңа ел ишеген какты.
“Рәхим ит!” — дип һәр көн каршылый
Яңа елны якты йөз белән.
Хыяллар гел алга килеп торсын,
Кабул булсын теләкләр, гелән!
Уңыш-шатлыкларын төяп килсен,
Сәламәтлек чыксын өләшеп!
Яңа елны барыбызда бергә
Каршы алыйк әйдә гөрләшеп!
Бу җыр Харис Шәрипов репертуарында бар
Добавлено Almaz в ЧТ, 25/12/2025 - 13:58
«
»