Сине уйлап янды инде йөрәк,
Күтәреләм гомер үреннән.
Сыкрый-сыкрый синең исемеңне
Сызып аттым күңел түреннән,
Сызып аттым күңел түреннән.
Юк, мин көнләшмәдем урамнардан,
Ятлар белән узсаң да.
Юк, көтмим, дидем, синең кайтуың
Еллар буе өзелеп көтсәм дә.
Башкаларны якын иттем, дидем,
Кичерә күр изге яланны.
Йөрәк кинәт кисеп чәнчеп куйды,
Күреп синең сүзсез калганны,
Күреп синең сүзсез калганны.
Юк, мин көнләшмәдем урамнардан,
Ятлар белән узсаң да.
Юк, көтмим, дидем, синең кайтуың
Еллар буе өзелеп көтсәм дә.
Язмышыңның ачы булуында
Мин гаепле булсам — гафу ит.
Син үзең дә минем күңелемә
Сүнмәс яра салган идең бит,
Сүнмәс яра салган идең бит.
Юк, мин көнләшмәдем урамнардан,
Ятлар белән узсаң да.
Юк, көтмим, дидем, синең кайтуың
Еллар буе өзелеп көтсәм дә.
Еллар буе өзелеп көтсәм дә…
