Яңа ел каршылаганда

Ак юрга, кара юрга.
Кыш бабай кабат юлда.
Уйна, көл, бие, җырла,
Керәбез яңа елга!

Яңа елда күп булыр ул
Күчтәнәчләр, бүләкләр.
Шатлык тойсын йөрәкләр,
Чынга ашсын теләкләр!

Матур инде шунысы да —
Утлар балкый чыршыла.
Кирәксә без үзебез
Биюче дә, җырчы да!

Яңа елда күп булыр ул
Күчтәнәчләр, бүләкләр.
Шатлык тойсын йөрәкләр,
Чынга ашсын теләкләр!

Яңа елга шат барысы
Бик күңелле чакларда!
Рәхәт урамнан узу
Кыңгыраулы атларда.

Яңа елда күп булыр ул
Күчтәнәчләр, бүләкләр.
Шатлык тойсын йөрәкләр,
Чынга ашсын теләкләр!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »