Күзләрдә өмет, йөздә елмаю,
Бусагабызда тора Яңа ел.
Аны бергәләп каршылыйк, дуслар,
Күктә балкысын мәңгелек утлар,
Балкысын мәңгелек утлар!
Җиргә тынычлык, илгә иминлек,
Яшәсен һәркем назга күмелеп.
Балкысын күктә сүнмәс йолдызлар,
Яңа ел белән, дуслар!
Күңелдә бәхет, җаннарда сөю,
Яңгырый җирдә сөенеп көлү.
Бар җиһан гүя әкият кенә,
Ак буран булып Яңа ел килә,
Ак буран булып килә!
Җиргә тынычлык, илгә иминлек,
Яшәсен һәркем назга күмелеп.
Балкысын күктә сүнмәс йолдызлар,
Яңа ел белән, дуслар!
Бергәләп атлыйк яңа өметкә,
Күмелсен һәркем бәхеткә.
Ак хыял булып очсын канат,
Кавышсын сөешкән парлар.
Җиргә тынычлык, илгә иминлек,
Яшәсен һәркем назга күмелеп.
Балкысын күктә сүнмәс йолдызлар,
Яңа ел белән, дуслар!