Нәрсә телим икән сезгә, дуслар,
Шушы көннең матур кичендә?
Балкып туар яңа таң алдыннан
Нәрсә телим икән мин сезгә?
Иң әүвәле сезгә бу тормышта
Күңел тынычлыгы телимен.
Борчуларсыз, һәрчак аяз күкле
Имин, тыныч еллар телимен.
Мин телимен сезгә сүнмәс бәхет,
Өмет-хыялларның нурлысын.
Күп көч куйган авыр эшегездә
Уңышларның телим зурысын.
Иң әүвәле сезгә бу тормышта
Күңел тынычлыгы телимен.
Борчуларсыз, һәрчак аяз күкле
Имин, тыныч еллар телимен.
Мин телимен сезгә саф мәхәббәт,
Кардан да пакъ күңел аклыгы.
Мин телимен сезгә гомерлеккә
Яшьлек дәрте, яшәү шатлыгы!
Иң әүвәле сезгә бу тормышта
Күңел тынычлыгы телимен.
Борчуларсыз, һәрчак аяз күкле
Имин, тыныч еллар телимен.
