Фәрештәләр канат кагына,
Җирем кат-кат юрган ябына.
Сөенешеп ява мамык карлар
Сыенышып атлый матур парлар.
Өмет белән тулы йөрәкләр,
Кабул булсын изге теләкләр.
Яңа елга кергән чагымда
Әлдә син бар, иркәм, янымда.
Фәрештәләр җәйгән канатлар,
Кыш бабаем җиккән пар атлар.
Иске елның соңгы кичендә
Тибәләбез сөю хисендә.
Өмет белән тулы йөрәкләр,
Кабул булсын изге теләкләр.
Яңа елга кергән чагымда
Әлдә син бар, иркәм, янымда.
Фәрештәләр кунсын иңнәргә,
Именлек илләргә, өйләргә.
Киләчәк елларда да җаным
Каршылыйк бергәләп яңа ел таңын.
Өмет белән тулы йөрәкләр,
Кабул булсын изге теләкләр.
Яңа елга кергән чагымда
Әлдә син бар, иркәм, янымда.