Кышкы вальс

Әйләнә кар, тулгана кар,
Әйләнә ак дөнья.
Кар кебек син, йомшагым син,
Җылы кулым сиңа.

Ак кар кебек китмә эреп,
Китмә эреп, китмә эреп
Бәхет кочагында.
Ике йөрәк янсын дөрләп,
Янсын дөрләп, янсын дөрләп
Сөю учагында.

Бии карлар, җырлый таллар,
Дустым, синдә җырла!
Ап-ак шартлар, без яшь чаклар,
Күңел оча җырга.

Ак кар кебек китмә эреп,
Китмә эреп, китмә эреп
Бәхет кочагында.
Ике йөрәк янсын дөрләп,
Янсын дөрләп, янсын дөрләп
Сөю учагында.

Ак хыяллар иңнәреңә
Ак канатлар куя.
Җырда ярым, хыялларым,
Җирдә ап-ак дөнья.

Ак кар кебек китмә эреп,
Китмә эреп, китмә эреп
Бәхет кочагында.
Ике йөрәк янсын дөрләп,
Янсын дөрләп, янсын дөрләп
Сөю учагында.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »