Төрле төс-утлар белән
Чыршыны бизибез!
Әйлән-бәйлән биибез,
Исәнме, Яңа ел!
Исәнме, Суык Бабай,
Без сиңа бик шатбыз!
Бүләкләрең күп, ай һай!
Син — чын Кыш Бабай!
Китап, буяу, шоколад…
Куй чыршы астына!..
Тагын бер торт — зур гына!..
Исәнме, Яңа ел!
Куяннар, аю, филләр —
Китап укый бар да…
Бик күңелле яшибез —
Матур безнең җыр да…
Төрле төс-утлар белән
Чыршыны бизибез!
Әйлән-бәйлән биибез!
Исәнме, Яңа ел!
Бу җыр Рифкать Сәйфетдинов репертуарында бар
Добавлено рифкат сайфутдинов в ПТ, 26/12/2025 - 21:10
«
»
