Кошлар тынды, урман уйга чумды,
Туктагандай булды агымсу.
Күзләремә бактың, йөрәккә ут яктың,
Булып китте кинәт ямансу.
Иелде баш, тамды күздән яшем,
Онытканмын шунда барсын да.
Керфек сирпеп күзем ачкан чакта
Син юк идең инде каршымда.
Әллә нәрсә булды, күңелем тулды,
Әйтер сүзем әйтә алмадым.
Аерылышу шулай була икән, —
Мин соңыннан моны аңладым.
Бу җыр Рафаэль Ильясов репертуарында бар
«
»