1.
Җыелышты балалар
Кышкы бер кичтә,
Китап алып кулларга…
Ут яна мичтә…
Алар белән янәшә
Утырды килеп
Федот — акыл иясе,
Дәште: "Мяу!.." диеп.
Учак уты — ялкыны
Яп-якты… көчле…
— Песи китап укый! — дип —
Көлде бит берсе…
Укыды ул әкият —
Акыл иясе!
Балалар шау-гөр килә:
— Җыр да көйләсен!..
куш:
Акыллы һәм тылсымлы
Шәп песи Федот!
Җыр, әкият, хикмәтләр
Белә ул бик күп!
Бик тә шәп песи Федот —
Ул җырлар көйли.
Аны белә һәр бала —
Музыкаль песи!
2.
Пианино янына
Бар да җыелды,
Баскаладылар "до"га —
Гаҗәп җыр туды…
Песи баса клавишка —
Көе генә юк,
Ә шулай да күңелле —
Музыкант — Федот!…
Һәм китте күңел ачу —
Шау-гөр килүләр!
Җыр көйләү, көлеш, тавыш
Чыр-чу, биюләр!
Дуласын тышта җилләр,
Буран бурасын!
Күңелле яшәү өчен
Песиең булсын!..
Акыллы һәм тылсымлы
Шәп песи Федот!
Җыр, әкият, хикмәтләр
Белә ул бик күп!
Бик тә шәп песи Федот —
Ул җырлар көйли.
Аны белә һәр бала —
Музыкаль песи!
