Фатыймам

Категория: көе сүзләре

Карап күзләрем талды —
Күктә бер йолдыз янды.
Күрдем дә мин, аппагым,
Исемеңне атадым.

Йолдызым, Фатыймам,
Йолдызлар күктән атылсын,
Күңелемнән атылма!

Көнем төнгә эйләнә,
Өнем төшкә бәйләнә.
Сагынган минутларда
Кем янмаган утларда?

Йолдызым, Фатыймам,
Йолдызлар күктән атылсын,
Күңелемнән атылма!

Күр син иркәм бүген дә,
Минем күңел күгендә.
Нур сибүче йондызым,
Яна төнен, көндезен.

Йолдызым, Фатыймам,
Йолдызлар күктән атылсын,
Күңелемнән атылма!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »