Иртән таңнар атаканда да,
Кичен кояш батканда да.
Бөтен кеше рәхәтләнеп,
Яллар итеп ятканда да.
Су буенда балыкчы,
Кармак сала балыкчы!
Су буенда балыкчы,
Кармак сала балыкчы!
Әллә чиртә дия-дия,
Менә каба дия-дия,
Барлык дөньясын онытып
Кармак белән балык тотоп
Эй, утыра балыкчы,
Су буенда балыкчы!
Эй, утыра балыкчы,
Су буенда балыкчы!
Чабак тотса, чуртан диеп,
Көчкә тартып чыгардым дип,
Су патшасын үзен диеп,
Җиргә егып салдым диеп.
Эй, мактана балыкчы,
Су буенда балыкчы!
Эй, мактана балыкчы,
Су буенда балыкчы!
Балык әгәр эләкмәсә,
Эшләр бүген бозылды дип,
Судан тартып чыгарганда
Иң зурысы ычкынды дип
Эй, уфтана балыкчы,
Су буенда балыкчы!
Эй, уфтана балыкчы,
Су буенда балыкчы!