Бәйрәм вальсы (икенче вариант)

Күрче, дустым (дускай), тирә-якны
Нинди күркәм, нинди якты.
Бәйрәм көе уйнаганда
Карашларым сине тапты.

Карлар ява әйлән-бәйлән,
Бәйрәм бүген, дуслар, бәйрәм!
Безнең тиңсез шатлыкларга
Барлык дөнья калсын хәйран!

Бәйрәмнәргә ямь өстәрлек
Хезмәт биргән шатлыклар бар.
Янымда син булгангадыр
Күңелемдә таша җырлар.

Карлар ява әйлән-бәйлән,
Бәйрәм бүген, дуслар, бәйрәм!
Безнең тиңсез шатлыкларга
Барлык дөнья калсын хәйран!

Мәхәббәтем шундый хисле,
Мәхәббәтем шундый көсле.
Йөрәгемнең ялкыннары
Учларыңа тамар төсле.

Карлар ява әйлән-бәйлән,
Бәйрәм бүген, дуслар, бәйрәм!
Безнең тиңсез шатлыкларга
Барлык дөнья калсын хәйран!

Керфегеңә карлар кунган,
Карашыңа нурлар тулган.
Балҡып торыр бәйрәм таңы / Бөтен дөнья балкып тора /
Яннарымда гел син булсаң.

Карлар ява әйлән-бәйлән,
Бәйрәм бүген, дуслар, бәйрәм!
Безнең тиңсез шатлыкларга
Барлык дөнья калсын хәйран!

Голосов пока нет
« »