Килә ул, килә Яңа ел,
Килә ул пар атларда.
Тансык көтеп алган бәйрәм
Ул безнең тарафларда!
Килә ул, килә Яңа ел
Кыңгыраулар чыңлатып.
Тальян гармуннар уйнатып,
Биетеп һәм җырлатып.
Килә ул, килә Яңа ел
Җиргә аклык иңдереп.
Кабаттан өмет уятып,
Күңелне сөендереп.
Ак байталлар томырылып
Чабалар ярсып-дулап.
Килә ул, килә яңа ел
Килә ул дөнья буйлап.
Өр яңа ел һәммәбезгә
Алга юлларны ачсын.
Тыныч көннәр бүләк итеп
Теләкләр чынга ачсын.
Килә ул, килә Яңа ел
Кыңгыраулар чыңлатып.
Тальян гармуннар уйнатып,
Биетеп һәм җырлатып.
Бу җыр Гүзәллия Хәкимҗанова репертуарында бар
Добавлено Almaz в СР, 31/12/2025 - 02:03
«
»