Сабый чакта

Дөнья зарын он(ы)тып бер мизгелгә,
Бер елыйсым килә кайчакта.
Сабый булып сөеләсе килә,
Әнкәй, сыенып синең кочакка.

Кайтып булмый ләкин үткәннәргә,
Кайтарыплар булмый әнкәйне.
Сабый чакка бары кайтып киләм,
Төштә генә күреп әнкәйне.

Киңәшәсем килә кыен чакта,
Заманалар ай-һай авыр ла.
Хәсрәт төшсә минем башкаема,
Түз, балакай, дисең төшемдә.

Кайтып булмый ләкин үткәннәргә,
Кайтарыплар булмый әнкәйне.
Сабый чакка бары кайтып киләм,
Төштә генә күреп әнкәйне.

Сабыр бул, дип, һаман юатасың,
Җылытасың җаным туңганда.
Бер кайтасы иде сабый чакка
Төшләремдә генә булса да.

Кайтып булмый ләкин үткәннәргә,
Кайтарыплар булмый әнкәйне.
Сабый чакка бары кайтып киләм,
Төштә генә күреп әнкәйне.
Сабый чакка бары кайтып киләм,
Төштә генә күреп әнкәйне…
Төштә генә күреп әнкәйне…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »