Ялгыш кына күрдем лә,
Кердең бит күңелемә.
Ялгыш булмагандыр ул,
Булгандыр ул язмыш.
Мин синең мәхәббәтең, булыйк таныш.
Күлмәгең матур икән,
Йөзләрең чибәр икән.
Йөрәгең нишли икән,
Мине көтә микән?
Нигә бу матурлыкны
Иртәрәк күрмәдем микән?
Бары тик икәү генә
Бәхет күлләрендә
Аккошлардай йөзәр идек күптән.
Күлмәгең матур икән,
Йөзләрең чибәр икән.
Йөрәгең нишли икән,
Мине көтә микән?
Син хәзер — минем уйларым,
Гомер буе уйлармын.
Кулларымнан төшермәм,
Сөеп кенә йөртермен,
Сүз бирәм иркемнән.
Күлмәгең матур икән…
Күлмәгең матур икән…
Күлмәгең матур икән…
Күлмәгең матур икән,
Йөзләрең чибәр икән.
Йөрәгең нишли икән,
Мине көтә микән?
