Ак күлмәк кия иде,
Елмаеп килә иде,
Йөрәгемнең дәвалары —
Син генә, — дия иде.
Килгәнен сизә идем,
Чыкмыйча түзә идем,
Яратсам да, юри үртәп,
Үзәген өзә идем.
Гармунының телләре,
Бер уйнап үтүләре.
Йөрәгемә үтлар салды
Килмәскә китүләре.
Күзләрем алмый көтәм,
Үпкәләвең шул микән.
Тик бер генә, килче, иркәм,
Үртәмәс идем бүтән.
Килгәнен сизә идем,
Чыкмыйча түзә идем,
Яратсам да, юри үртәп,
Үзәген өзә идем.
Күзләрем алмый көтәм,
Үпкәләвең шул микән.
Тик бер генә, килче, иркәм,
Үртәмәс идем бүтән.
Бу җыр Энҗе (Хөснетдинова) репертуарында бар
Добавлено Герман в ПТ, 02/01/2026 - 17:00
«
»