Торган җир әйбәт булса да,
Яхшырак туган якта.
Авылымның таңнары да
Үзгә, үзгәрәк ата.
Сагышларны баса алмам,
Кайтмыйча туган якка.
Алтыннарга күмелсәң дә,
Авылым үзенә тарта.
Яшьли йөргән сукмаклардан
Килә тагын үтәсе,
Айлы кичтә күл буенда
Хыялларны сүтәсе.
Сагышларны баса алмам,
Кайтмыйча туган якка.
Алтыннарга күмелсәң дә,
Авылым үзенә тарта.
Ак томаннарга төренеп,
Тездән чык ярып кайтам.
Сагышларым — якты сагыш —
Гомеремне озайта.
Сагышларны баса алмам,
Кайтмыйча туган якка.
Алтыннарга күмелсәң дә,
Авылым үзенә тарта.
Бу җыр Чулпан Зиннәтуллина репертуарында бар
Добавлено Герман в СБ, 03/01/2026 - 12:42
«
»