Рәхмәт (икенче вариант)

Әйтергә җиңел, авыр да түгел,
Канатлар куя, күңелгә рәхәт.
Бәладән саклый, усалдан яклый
Йөрәктән чыккан бары бер "рәхмәт".

Рәхмәтле булып, бәхеткә тулып,
Яшәргә язсын безгә дөньяда.
Әйтәм жәлләми, түгел әллә ни,
Рәхмәт сүзеннән җаннар куана.

Гади дә үзе шул рәхмәт сүзе,
Аны әйткәндә бар да үзгәрә.
Тормышның яме, яшәүнең тәме
Яратып әйткән җылы сүзләрдә.

Рәхмәтле булып, бәхеткә тулып,
Яшәргә язсын безгә дөньяда.
Әйтәм жәлләми, түгел әллә ни,
Рәхмәт сүзеннән җаннар куана.

Үзем әйтсәм дә, кабул итсәм дә,
Аның көчләре бик тә сизелә.
Бурандай дулап, шатлыкка урап,
Рәхмәтләр ява баскан эземә.

Рәхмәтле булып, бәхеткә тулып,
Яшәргә язсын безгә дөньяда.
Әйтәм жәлләми, түгел әллә ни,
Рәхмәт сүзеннән җаннар куана.
Әйтәм жәлләми, түгел әллә ни,
Рәхмәт сүзеннән җаннар куана…
Рәхмәт сүзеннән җаннар куана…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »