Сабырлык сыныйдыр ананы;
Улыннан көтә ул бер хәбәр.
Көтәдер өметкә таянып,
Йөрәге әрнүле никадәр.
Йокысыз каршылый таңнарны;
Әй, озак үтәләр бу төннәр.
Бигрәкләр телгәли җаннарны
Җирдәге кайгылы бу хәлләр.
Көн һәм төн күптәннән буталды,
Аяныч эчендә ни гомер.
Улкае хәбәрсез югалды;
Кайтыр дип ышана барыбер.
Йокысыз каршылый таңнарны;
Әй, озак үтәләр бу төннәр.
Бигрәкләр телгәли җаннарны
Җирдәге кайгылы бу хәлләр.
/ речитатив (хатын-кыз тавышы):
Аллаһыма җаным ялына:
Озын гомер бир, дип, улыма.
Минем улым бары югалган,
Исән кайтыр диеп ышанам… /
Аналар өмете акланып,
Исән-сау кайтсыннар егетләр.
Дөньяда тынычлык сакланып ,
Шатлыкта үтсәче гомерләр.
Йокысыз каршылый таңнарны;
Әй, озак үтәләр бу төннәр.
Бигрәкләр телгәли җаннарны
Җирдәге кайгылы бу хәлләр.
