Әй син, яшьлек, яшьлек,
Юллар ярып барасың.
Мәхәббәт утында
Һич курыкмый янасың.
Синең юлың, яшьлек,
Татлылардан татлы тамчы.
Тик яшьлек илендә
Күз яше булмый ачы…
Әй син, яшьлек, яшьлек,
Аллы-гөлле шул дөнья.
Сиңа бар җиһанның
Сөю-назлары сыйган.
Синең юлың, яшьлек,
Татлылардан татлы тамчы.
Тик яшьлек илендә
Күз яше булмый ачы…
Әй син, яшьлек, яшьлек,
Кыска диләр гомерең.
Юк, алай түгел шул,
Унсигездә күңелең.
Синең юлың, яшьлек,
Татлылардан татлы тамчы.
Тик яшьлек илендә
Күз яше булмый ачы…
Тик яшьлек илендә
Күз яше булмый ачы…
Яшьлек, яшьлек…
Яшьлек, яшьлек…
Бу җыр Рафил Җәләлиев, Эльмира Гыйльфанова репертуарында бар
Добавлено tatassr в СБ, 03/01/2026 - 13:20
«
»
