Йолдызлар турында беләсең киләме?
Теләгең бар икән — яныма кил әле.
Сөйләрмен йолдызлы сөюем хакында,
Керерсең куйныма, эрерсең бер тында.
Йолдызлы сөюем — ул үзе могҗиза,
Йолдызлы күкләргә хыяллар юл сыза.
Йолдызлар — җирдәге сөюнең балкышы,
Син, сихри йолдызым, җирдә иң яктысы.
Йолдызлы күкләрнең йолдызы кочакта,
Икәүләп янарбыз бәхетле учакта.
Серләрне йолдызлар тыңнарлар бирелеп,
Сак кына иренеңнән үбәрмен үрелеп.
Йолдызлы сөюем — ул үзе могҗиза,
Йолдызлы күкләргә хыяллар юл сыза.
Йолдызлар — җирдәге сөюнең балкышы,
Син, сихри йолдызым, җирдә иң яктысы.
Йолдызлар куз кыса, алар да хыялый,
Безнең күк алар да ялгызы тор(а) алмый.
Йолдызлы сөюем, таң йолдыз булгансың,
Күңелем күгенә нур булып кунгансың.
Йолдызлы сөюем — ул үзе могҗиза,
Йолдызлы күкләргә хыяллар юл сыза.
Йолдызлар — җирдәге сөюнең балкышы,
Син, сихри йолдызым, җирдә иң яктысы.
Йолдызлар — җирдәге сөюнең балкышы,
Син, сихри йолдызым, җирдә иң яктысы…
