Ачуланма, кайвакытта аңламасаң,
Синең белән бер казанда кайнамасам.
Каршы әйтеп, хәтереңне калдырганда,
Юк сүз белән йөрәгеңне яндырганда.
Ачуланма, юкка телмә бәгыремне,
Ачуланма, югалтма син кадереңне.
Ачуланма, сабыр булсак — узар бар да,
Ачуланып яра салма газиз җанга.
Ачуланма, арсаң да миннән бер көн,
Минем кебек аңлый алмас сине беркем.
Ярларыннан читкә таша кайчак агым,
Минем дә бит булгалыйдыр шундый чагым.
Ачуланма, юкка телмә бәгыремне,
Ачуланма, югалтма син кадереңне.
Ачуланма, сабыр булсак — узар бар да,
Ачуланып яра салма газиз җанга.
Ачуланма, кичерик без ялгышларны,
Ялгышларсыз язып булмый язмышларны.
Бу дөньяның кунаклары — син дә мин дә.
Ачулан(ы)шып өзгәләнү безгә нигә?
Ачуланма..
Ачуланма, юкка телмә бәгыремне,
Ачуланма, югалтма син кадереңне.
Ачуланма, сабыр булсак — узар бар да,
Ачуланып яра салма газиз җанга.
Ачуланып яра салма газиз җанга…
