Сандугачлар кунган талларга …

Ак болыткай белән кара болыт …
Яңгыр микән, кар микән?
Бер-бересен өзелеп сөйгән ярлар
Кавышырга тиеш пар микән?
Сандугачлар кунган талларга,
Парын чакырып сайрый таңнарда.
Таңнарда!

Ак болыткай белән кара болот,
Яңгыр гына булмас, кар булыр.
Бер-бересен өзелеп сөйгән ярлар
Кавышмаса, мәңге зар булыр.
Сандугачлар кунган талларга,
Ярын чакырып сайрый таңнарда.
Таңнарда!

Ак болыткай белән кара болыт
Яңгыр гына катыш кар була.
Бер-бересен өзелеп сөйгәннәргә
Киң дөньялар нигә тар була?
Сандугачлар кунган талларга,
Парын чакырып сайрый таңнарда.
Таңнарда!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »