Үз йолдызың

Эй базлап яна йолдызлар
Җиде төн уртасында!..
Күк йөзе — Йолдыз диңгезе,
Син — аның утрауында.

Эргәңдә йөзә йолдызлар
Ярга сугылып кына.
Йөрәктән якты бер сагыш
Чыга сызылып кына …

Яна йолдызлар,
Һәр кеше
Үз йолдызын тапсын дип;
Тапканы тормыш күгендә
Бәхет булып атсын дип.

Шул йолдызлар арасында
Синең йолдыз да бардыр.
Йолдызыңны табалмасаң,
Хыял утыңны яндыр!

Йолдызсыз кыенга төшәр
Дөрес, хак юлны тану.
Чын дусларны табу кебек
Үз йолдызыңны табу…

Хәбәр итеп алда булыр
Дусларың турасында,
Эй базлап яна йолдызлар
Җиде төн уртасында!..

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »