Сал пәлтәңне, эл чөйләргә,
Килгәч кунарсың инде.
Сөйгәнеңне ятлар алган,
Дисәм, еларсың инде.
Дөньяда иң матурлардан,
Ике чәчәк бар, диләр.
Берсе аның — яшьлек гомер,
Берсе — сөйгән яр, диләр.
Һаваларда мамык оча
Сандугачка болгарга.
Инде кемнәргә карарсың
Өзелеп сагынганда?
Варианты песни
Бу җыр Фердинанд Сәлахов репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 04/01/2026 - 03:05
«
»