Ярат мине (дүртенче вариант)

Безнең гомер кыска (мизгел),
Үткәч, кайтмый ул кабат.
Әле соң түгел бит, иркәм,
Кабатланмаслык ярат.

Бүген ярат мине,
Хәзер ярат мине,
Ихлас күңелләрең белән
Гел ярат мине.

Мәхәббәтемә син
Бир, син, бир миңа канат.
Назлы сүзләреңне әйт син,
Күзкәйләремә карап.

Бүген ярат мине,
Хәзер ярат мине,
Ихлас күңелләрең белән
Гел ярат мине.

Кадерле минутларны
Күңелемә җыеп бардым.
Җидегән йолдызлар кебек
Аерылмыйк без, җаным.

Бүген ярат мине,
Хәзер ярат мине,
Ихлас күңелләрең белән
Гел ярат мине.
Ихлас күңелләрең белән
Гел ярат мине…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
« »