Бирмәмен ятларга

Йөрәккә наз булып үрелде
Яшендәй сөюең чаткысы.
Гап-гади нур гына түгел бу,
Бу сихри күңелең яктысы!

Юрасын язмышлар бик озак
Парлашып янәшә атларга.
Мин сине өзелеп яраттым, яраттым,
Мин сине бирмәмен ятларга.

Ягылды иренем очына
Җиләктәй иренең тәмнәре.
Саф хисләр бер мизгел эчендә
Сагышлы җанымны ямьләде.

Юрасын язмышлар бик озак
Парлашып янәшә атларга.
Мин сине өзелеп яраттым, яраттым,
Мин сине бирмәмен ятларга.

Син җирдә бердәнбер яратып,
Карашым ялкынын тоючы.
Елмайтып кәефсез чагымда
Иңемә канатлар куючы.

Юрасын язмышлар бик озак
Парлашып янәшә атларга.
Мин сине өзелеп яраттым, яраттым,
Мин сине бирмәмен ятларга.
Мин сине өзелеп яраттым, яраттым,
Мин сине бирмәмен ятларга…
Мин сине бирмәмен ятларга…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »