Син дип яшим (икенче вариант)

Син дип кенә яшим дөньяларда,
Очрашуны көтәм зарыгып,
Яратудан нурлар сибеп кенә торган
Күз карашларыңны сагынып.

Сине күрергә дип ашыгамын,
Җилләр уйный чәчең таратып.
Еллар арты еллар үтсәләр дә
Туймам мәңге сине яратып.

Эзләдем дә, юктыр синең кебек
Ярты сүздән мине аңлаган.
Күзләр генә тимәсен дип,
Сиздермичә үзем сокланам.

Сине күрергә дип ашыгамын,
Җилләр уйный чәчең таратып.
Еллар арты еллар үтсәләр дә
Туймам мәңге сине яратып.

Синең белән чиксез бәхетле мин,
Елларыбыз барсын үрелеп.
Узыйк әле тормыш юлларыннан
Без икебез бергә, бер булып.

Сине күрергә дип ашыгамын,
Җилләр уйный чәчең таратып.
Еллар арты еллар үтсәләр дә
Туймам мәңге сине яратып.
Еллар арты еллар үтсәләр дә
Туймам мәңге сине яратып…
Туймам мәңге сине яратып…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »